Яшәү хакында
Яшәү хакында Кемдер тормыштан ямь табып Шатлыгыннан очып йөри. Кемдер йөзен сытып йөри, Кемдер үрти аны юри.. Моң патшасы сандугачтан Кемдер яңа җырлар ота. Еш кадауга түзә алмый Кемдер йөрәккәен тота. Максатыма ирешим дип Кемдер яңа план кора. Яңа гына тәүбә итеп Кемдер кабат гөнаһ кыла. Күпне күрми,шәп кәефтән Кемдер җырлап кына яши. Гомер буе мескенләнеп Кемдер елап кына яши. Ансы минем катнашым юк- Яшәсә дә кемнәр ничек. Төрле сүрәт-халәтләрдә Була шул ул гомер кичеп. Ф.Давлетбаев