Кайвакыт минем беркем белән дә сөйләшмичә ,үз уйларымны тыңлап ,үзем белән үзем генә ...
Кайвакыт минем беркем белән дә сөйләшмичә ,үз уйларымны тыңлап ,үзем белән үзем генә сөйләшеп йөрисе килгән чакларым бар.Әмма бу ниндидер горурлык түгел.Бәлки,сезнең дә андый чакларыгыз буладыр?!Минем ялгыз каласы килгән чакларым күп, әмма бу ялгызлык яратам дигән сүз түгел.Адәм баласы тулы бер парадокс, әйеме?Кайвакыт дәшмичә тын йөрү-күп сүздән кыйммәтерәк.Ә үзең өчен иң яхшы җавап -үзеңнеке,йөрәгең кушканы!Вакыт белән дәшмәү-күп проблемаларны дәвалый.Кызык инде бу дөнья,башта кеше ике ел буе сөйләшергә өйрәнә,аннары гомер буе дәшми калырга.Икенчесенә өйрәнүе кешегә гаять авыр бирелә.Алай уйласаң алай,әмма кайвакыт дәшмәү,язмышларны сындыра."Бер сүз җитә кеше күңелен яраларга,бер җылы сүз- шул ярадан араларга !" шуңа да дәшми калуның үз вакыты, үз урыны бар.Күз алдына гына китерегез әле,әгәр кешеләр белгәннәрен һәм күргәннәрен генә сөйләсәләр,дөньяда нинди тынлык урнашыр иде.Мин яраткан,сез яраткан тынлык.Мәгънәсез, буш сүзләр юкка чыгып,адәми затлар биниһая тынлык рәхәтен тату бәхетенә ирешер иде.Әле күпләр аның рәхәтлеген нинди икәнен дә күзаллый алмый.Чын!Әйе шул,дәшми кала алу ул зур талант!Мин үзем еш әйтәм бу сүзне,әгәр дә әңгәмәдәшеңә бик каты ачуың чыкканда ,актыгын әйтүдән тыелып кала алсаң,син җиңүче!Бу авыр,әмма аннары рәхәт,низаг узып киткәч!Кешегә бик начар булганда дәшми калу,аңа үзеңнең белер белмәс киңәшләрең белән басым ясамау, һәм үзеңә авыр булганда башкалардан киңәш сорамау-минем өчен хакыйкать,яшәү кануным!Алар да бит мин белгән кадәр генә белә, кадерлем!