Уйланулар...
Уйланулар... Таң атып, ерактагы Чүкчүмер таулары ягыннан кояш үзенең беренче нурларын сибә башлау белән, таныш сукмактан мәктәбемә атлыйм. Таң беленеп, инде атып килгән мәлләре... Таң... Таң... Исеме үк чыңлап, моң таратып, җырлап тора. Тагын яңа көн туа... Әкрен генә җил исә, әйтерсең, бар гәүдәң аша узып, сине начар уйлардан арындыра. Күңелдә бары тик яхшылык кына хөкем сөрә. ...И гомеркәйләр! Бәндәләрнең яшәүләре таң җиле генә шул. Бик кыска гына арада – табигатьнең уяныр - уянмас серле, моңлы чагында исә дә үтә... Кеше каядыр кабалана, каударлана, борчыла, талаша - сугыша нидер эшли һәм шуларның бәхет икәнен юньләп тоймый да кала. Уйлый калсаң, йөрәкнең һәрбер тибеше, һәр сулыш, һәр күз карашы, һәр сүз, һәр хәрәкәт, ишетелгән һәр тавыш – үзе зур бәхет. Әгәр адәм баласы шуны аңласа, гомере буе елмаеп - көлеп, куанышып кына яшәр иде. Ул үз гомерендә нәрсәгәдер табынып яши. Шәхсән үзем гомерем буе таңга, Кояшка, җиргә, Аллаһы Тәгаләгә табынып яшәдем. Минем өчен илаһи нәрсәләр шул булды (Шәкертләремә дә шуны төшендерергә тырыштым. Миндә белем алганнар ялганнарга ирек бирмәс). Уйга батып, юлымны дәвам итәм. Тирә - ягымны күзәтәм. Учма - учма сакалларын тирбәндереп, пыяладай шома Юраш елгасы өстеннән урыны - урыны белән аксыл томан күтәрелә. Ә мин, әйтерсең томан эчендә йөзәм, әкрен генә башымны күтәреп, карашымны Юраш елгасының аръягындагы иксез - чиксез кырларга юнәлтәм. Әле, таң атуга, зәңгәрләнеп өлгермәгән күк тә төн шәүләсен саклый сыман. Табигатьтә барысы да үз чираты белән җай гына дәвам итә. Ә менә кешеләр тормышында... Бер калыпка кертә торган түгел шул... Мин очсыз - кырыйсыз киңлекләргә карап тагын уйга калам. Уйлар әле үткәнгә, әле бүгенгегә йөгерә, аларны туктату мөмкин дә түгел. Алар бит очсыз - кырыйсыз... Күңелдән әкрен генә үткәннәргә кайтам, узган гомеремне барлыйм. 40 ел буе таптаганмын икән шушы сукмакны. Ярты гасырга күп тә калмаган... Бер караганда, аз да кебек, ә икенче яктан карасаң, шактый гомер узылган икән балалар ыгы - зыгысы эчендә. Гомер буе китап - дәфтәр, язу - сызу... Уйлый калсаң, балачага арасында мәш килеп яткан укытучының күңел дөньясы төрле - төрле урман кебек бит аның. Анда кеше кулы орынмаган, кеше аягы басмаган чытырман. Кырмыска түмгәгенә сөрлегеп, ботак - чатакларга кадалырлык. Ул чиратка тезелгән сүзләр; уй - фикерләрләргә килгәндә, алары, бал кортлары сыман, баш миенә тулып интектерәләр. Я Раббым... Уем мине әле яшьлегемә, әле бүгенге тормышыма алып кайта. Ничек яшәвем турында хисап кылам. Кеше үз гомерендә кемнәр алдында гына хисап тотмый. Ә менә иң авыры: үз намусың алдында җавап бирүдер, мөгаен... Клара Гайнетдинова