Кереп барам гомер көзләренә,
Кереп барам гомер көзләренә, Сәгатьләрен, минутларын санап. Сөенеп яшим якты көннәремә, Ай һәм йолдызлардан нурлар алып, Кичләремә, тыныч төннәремә. Тормыш юлым барлап, сәйлән тезәм. Һәр төймәсе йөрәк тибешемдә. Минем язмыш башка кабатланмас, Ул минеке, бары миндә генә. Бәхет бит ул – гомер үрләрендә Сау - сәламәт, тыныч яши алсаң, Шәфәкъ нуры йөзләреңне назлап, Канат биреп, алсу таңнар атса. Менә тагын тәүге көзләр килде, Яфрак сибә үткән эзләремә. Салмак кына яшьлек язын сагынып, Кереп барам гомерем көзләренә, Кереп барам гомер көзләренә... Евдокия Ивановна Муллахметова