Перейти к содержимому
Максиметер

Кемнәр генә оч(ы)рамый

Кемнәр генә оч(ы)рамый Гомер юлын үткәндә. Теләгәнең килми төсле Син өзелеп көткәндә. Кемдер суза ярдәм кулын, Кемдер аягын чала. Эшләгән начарлыкларның Тирән эзләре кала. Акыл сатканнар табыла Киңәш бирергә уйлап. Бер тиенгә тормыйлар шул, Сөйлиләр кебек уйнап. Яратам, дип лаф оралар Телләре телгә йокмый. Хисләреңә кагылалар, Тик йөрәкләре йоклый. Сындырырга тырышалар Күтәреләм дигәндә. Ышанмыйлар сүзләреңә Син дөресен әйткәндә. Язмыш шулай сыный кебек Очраштыра, аера. Бар да миңа ярдәм итте Үз-үземне табарга. Тик шулай да рәхмәтлемен Янымда булганнарга. Телим алар кирәклеген Йөрәк белән аңларга. Гөлзадә Сафина

2 709 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Книги»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.