Көзләрне ямьсез димәгез
Көзләрне ямьсез димәгез Көзләрне сез ямьсез димәгез, Көзләрнең дә матур чагы бар. Кешенең дә безгә күренмәгән, Безгә ачылмаган ягы бар. Көзләрне сез моңсу димәгез, Көзләрдә дә кояш җылыта. Кешенең дә төрле халәте бар, Тормыш бер елмайта, елата... Көзләрдә сез сагыш юрамагыз, Сары төсләр – алтын билгесе. Кайвакытта саксыз кагылмагыз, – Бәллүр була күңел көзгесе. Көзләрне дә чын йөрәктән, дуслар, Сез яратып кабул итегез. Тышкы матурлыкка гына түгел, – Эчкесенә кешенең бәя бирегез. В.Мәхмүтова