Көчле хатын.
Көчле хатын. Юк, еламыйм... Мин бит көчле хатын. Тизрәк сөртәм яшьле күземне. Борма юлны ялгыш сайлаганга Язмыш гаеплеме?Үземме? Чокыр төбенә тәгәрәү җиңел. Минем килә тауга менәсем. Ялгыз сукмак кайчан бетәр икән? Әйтмәс микән шуны берәрсе? Ник Ходаем миңа бирми икән Үземә тиң булган кешемне? Кайсы яктан эзләп табыйм икән Миңа гына язган ишемне? Кулыннан эш килгән, тыңлый белгән Бик акыллы кеше бар микән? Күңел җылылыгын түкми-чәчми Миңа дип саклаган яр микән? Читтә йөрмә ялгыз торна кебек Чык син, эзләгәнем, каршыма. Сөенербез бәхетле таңнарны Икәү бергә, җаным, каршылап. Өлгерербез тауларга менәргә, Мәтрүшкәләр бергә җыярбыз. Яраларны сак кына дәвалап, Үткән хаталарны җуярбыз. Тик соңлама, ашык минем янга. Әле матур көзләр үтмәгән. Тиң ярым дип һаман сине көтәм, Очраштыр дип сорыйм күкләрдән. Глүсә Шакирова (Хомченко)