Көзге сәләмнәр.
Көзге сәләмнәр. Сирәкләнгән алтын яфракларын Каеным җилпи тәрәз каршымда. Әйтелмәгән кемнең сәләмнәрен Тапшырырга миңа ашыга? Кем чыгармый мине исләреннән Моңсуланып көзләрдә көтә? Кемнең бер күрергә өметләнеп, Сагышланып гомере үтә? Бу доньяда бардыр андый кеше, Гөмер буе мине яраткан... Язларында сөюен сиздерми Күзәтүче мине ерактан. Кайнар сәләмнәрне мин дә юллыйм... Өшетмәсен сине яңгырлар. Учларыңа яңгыр тамчылары Көтә, көтә диеп явырлар. Глүсә Шакирова (Хомченко)