🇷🇺 Сайлауларга — милли киемдә
🇷🇺 Сайлауларга — милли киемдә «Агинәй» башкорт хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкиле Дилбәр Фәхретдинова Дәүләт Думасы депутатлары өчен тавыш бирүгә милли костюмда килде. 💬 — Сайлауга килү — ул илебезнең киләчәге өчен җаваплылыкны тою дигән сүз. Ә үз тарихыбызны, мәдәниятебезне һәм традицияләребезне онытмау — ул шулай ук җаваплылык, буыннар бәйләнешен саклау. Милли киемдә килеп, мин моны тагын бер кат расларга теләдем, — диде ул. Дилбәр Нәзир кызы 517нче сайлау участогында күпмилләтле шәһәребез юбилеена багышланган матур җыр да башкарды. Комиссия әгъзалары һәм башка сайлаучылар бу башлангычны җылы кабул итеп, ихлас алкышларга күмде. #ЕДГ2026 #БашкортостанВыбирай2026 #ГолосМедиаСообществ2026