📍Башкортстан Республикасында 2025 ел өчен салымнар түләү турында белдерү кәгазьләре та...
📍Башкортстан Республикасында 2025 ел өчен салымнар түләү турында белдерү кәгазьләре тарату дәвам итә. Салымнарны үз вакытында түләү — Башкортстанның һәм бөтен Русиянең имин киләчәгенә ныклы нигез ул. ⠀ Салымнарны иң уңайлы рәвештә Русия Федераль салым хезмәте сайтындагы «Салым түләүченең шәхси кабинеты», «Физик затлар өчен салымнар» мобиль кушымтасы, шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинет аша түләргә мөмкин. Моннан тыш, банк кушымталарын һәм терминалларын файдаланырга, яисә банк бүлекчәсенә шәхсән килергә була. ⠀ 2025 ел өчен милек салымнары һәм физик затларның кеременә салым турында тулырак мәгълүматны Русия Федераль салым хезмәте сайтыннан карагыз.