Яшьләр сараенда Ватанны саклаучылар көне 🇷🇺
Яшьләр сараенда Ватанны саклаучылар көне 🇷🇺 Яшьләр сараенда зур бәйрәм — Ватанны саклаучылар көне узды. Бу көнне залга җыелган мәктәп укучылары һәм студентлар — Ватанның киләчәк сакчылары, шулай ук инде озакламый Русия армиясе рәтләренә басачак хәзерге чакырылучылар иде. Чарада катнашучыларга хакимиятнең мобилизация әзерлеге бүлеге начальнигы Медведев Юрий, отставкадагы полковник, РФ офицерлар берлеге әгъзасы, кораллы көчләр ветераны — Альбирт Шәйморатов, дини әһелләре Олег атакай һәм Алимордан хәзрәт үгет-нәсихәт сүзләрен җиткерделәр. 🎶 Бәйрәм тантаналы шартта узды. «Молоко» вокаль студиясе катнашучылары — Екатерина Давыдова, Даниэль Вәлиев, Равшан Кәриев һәм Эмилия Әхмәтова, шулай ук «Дайс-бокс» заманча бию ансамбленең солисткалары дуэты — Карина Әхмәдәева һәм Екатерина Аверина чыгыш ясады. Киләчәк Ватан сакчыларына алда торган сынауны лаеклы үтүләрен, ныклы сәламәтлек, кыюлык һәм туган йортка исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез! 🎖️Фотолар яшьләр сарае битеннән.