1 сентябрь – Белем көне — 1 сентября 2026 г. в 13:33:50.262
1 сентябрь – Белем көне Зәйфә Салихова Хәерле сәгатьтә! Бүген бәйрәм, көләч йөзле, Белем көне! Белем көне! Бигрәк матур, бигрәк купшы Сентябрьнең тәүге көне! Шатлык балкый балаларның Күзләрендә, йөзләрендә. Кулда чәчкә, яңа рюкзак, Күз тимәсен үзләренә. Тизрәк, тизрәк, ашкындыра! Тылсым тулы мәктәп юлы. Ишетелә һәр тарафка Онытылмас мәктәп җыры. Тизрәк, тизрәк, һәр дәрестә Кызык көтә, ачыш көтә. Дәрестән дә алданырак Укытучы апа көтә. Хуш килдегез, балалар, дип Кочак җәеп каршы ала. Карашы – нур! Гомерлеккә Йөрәкләрдә сүнми, кала. Белем көне – Бәхет көне Һәр балага насыйп булсын. “Икелеләр” тутырырга, Юк,юк, “бишле” тутырырга Сумкалары әзер торсын! Хәерле сәгатьтә! Белем көнендә Илшат исемле укучының сүзе *** Бүген бәйрәм! Белем көне! Кояш елмая күктән. Көтеп алды безне мәктәп, Ачып ишеген күптән. Хуш киләсез! дип ерактан Әйдәп, чакырып тора. Иркен класслар, компьютерлар... Укыйсы килеп тора. Урамда, мәктәп алдында Күңелле ыгы-зыгы. Портфельдә яңа дәфтәрләр... Күңелдә шатлык җыры. Сагындырган классташлар, Укытучы апалар. Алар да сагынган безне, Кочаклап ук алалар. Директор абый усал дип Сүз чыгарганнар гына. Барсы белән исәнләшеп Тора елмаеп кына. Бу мәктәптә ничек итеп Начар укымак кирәк?! Тырышсаммы, билләһи дим, Мин дә булалам зирәк. Ашханәсе, спорт залы... Менә мәктәп ичмасам. Исемем Илшат булмасын, Шәп укучы булмасам. Былтыр, оят әйтергә дә, Баткан идем өчлегә. Үземә сүз бирдем быел – Укырга тик бишлегә!

