Люция ӘБЛИЕВА — 31 августа 2026 г. в 18:33:09.116
Люция ӘБЛИЕВА АВГУСТ СЮИТАСЫ О! Дирижер таягының серен Белә торган булсам әгәр дә, Көне-төне август сюитасын Яңгыратыр идем галәмгә. Гаҗәп тыныч, үтә салмак көйләр Агылырлар тез(е)леп-теленеп. Көмеш кебек кенә һавасында Пәрәвезләр торыр эленеп. Һәр нотадан печән исе аңкыр, Алмаларның баллы сутлары. Кушылыр ай, йолдызлары белән – Август төннәренең утлары. Ни кызганыч, тулы куәтенә Матурлыкны ачып салалмам. Бик аз вакыт бирелгән шул аңа, Секундлары хәтта саналган. Икәү кичкән болын-тугайның да Тоныклана төшкән төсләре. Бәлки... Ишарәдер яңартырга Кирәк икәнлеген хисләрне?.. Ә көз инде учагына – утын, Өйрәсенә – барлый ярмасын. …Август тәме белән тулы бокал, Күтәр әйдә, бездән калмасын! Мөнир ВАФИН фотосы.

