Җәйге озын каникуллардан соң Ульяновск өлкә татар милли мәдәни автономиясенең президиум...
Җәйге озын каникуллардан соң Ульяновск өлкә татар милли мәдәни автономиясенең президиум утырышы уза. Президиум әгъзаларының 35 кешелек яңа составта беренче очрашуы әле. Озак еллардан бирле милли эшләрдә актив катнашучы милләттәшләребезгә яңа әгъзалар да кушылды. Мохтарият рәисе Рамис Сафин җитәкчелегендә узучы утырышта 2027 елга эш планы төзелде. Чынлы районында "Язгы моңнар" иҗат фестивале, балалар өчен Гакыйль Сәгыйров укулары, өлкә Сабан туе, "Әлифба" бәйрәме, 4 мең кешелек өлкә ифтары, Сәхаб Урайский юбилеена багышланган әдәби кичә, "Татар кызы" өлкә конкурсы, өлкә районнарында Татар теле һәм мәдәнияте көннәре, Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы - киләсе елдә башкарылачак эшләрнең кайберләре. Ә иртәгә Ульяновск өлкәсендә Бөтендөнья татар конгрессы һәм өлкә татар милли мәдәни автономиясе тырышлыгы белән «Зөя буе татарлары» дигән конференция башлана. Делегатлар Зөя елгасы башланган, танылган Акчуриннар нәселе чыккан төбәк - Барыш районында булачак. Анда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең һәрбер институтыннан галимнәр катнашачак.