Бүген Татарстанның атказанган артисты, Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткә...
Бүген Татарстанның атказанган артисты, Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре, "Өмет" газетасының якын дусты Әлфия Рамазанова туган көнен билгеләп үтә. Әлфия Рәис кызы "Чулпан", "Айгөл", "Идел" ансамбльләре җитәкчесе буларак милләттәшләребезгә яхшы таныш. Ул татар халык моңнары аша яшь буынны тәрбияләде, талантлы кызлар һәм егетләр үстерү буенча бик күп тырышты. Эшенең нәтиҗәсе искиткеч - бүген аның укучылары зур сәхнәләрдә чыгыш ясый. Әлфия Рәис кызын чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз һәм исәнлек, иҗат уңышлары, җан тынычлыгы телибез. Аңа тагын озак еллар дәвамында халкыбызга хезмәт итәргә язсын.