Яхшылыкның җөе калмый аның,
Яхшылыкның җөе калмый аның, Шуңа онытыла. Кылган яхшылыкка әҗер итеп, Ирексездән мәңге ут йотыла. Яхшылыкның җыры калмый аның, Көе онытыла. Кешеләргә җылы өләшкәндә, Кызган күмер кулда озак тотыла. Яхшылыкның кере калмый аның, Керләнсә дә дөнья. Ихлас җанның меңгә ярылганын Бу җиһанда йөрәк кенә тоя. Яхшылыкның эзе калмый аның, Яңгыр ашыгып юа. Яхшылыгы өчен Җир шарында Күпме кеше күз яшьләрен коя. Булат Ибраһим