"Өмет"ебезнең чираттагы санында Николаевка районы Зур Чирекле авылында туып үскән, бүге...
"Өмет"ебезнең чираттагы санында Николаевка районы Зур Чирекле авылында туып үскән, бүгенгесе көндә Самарада яшәүче танылган эшмәкәр, хәйрияче Рамил Аюпов белән таныштырабыз. Үзенең тырыш укучысы турындагы язманы педагогик хезмәт ветераны Гөлҗиһан Гафарова юллаган. Рамил Идрис улы 1998 елдан бирле эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. 2021 елда Самара шәһәрендә «1 нче номерлы он тарту заводы»н булдыра. Шулай ук заводта икмәк тә җитештерелә. Онны Самара, Татарстан һәм башка Россия төбәкләренә җибәрәләр икән. Ул СВО заносына азык-төлек белән беррәттән, хәләл малыннан өлеш чыгарып, машиналар да юллый, ди укытучысы.
Канал в каталоге Максиметера
428 подписчиков · Госорганы и учреждения