Көз – җиләк-җимешләрнең мул чагы. Ә хәзер аеруча файдалы һәм тәмле җимеш – фейхоа сезон...
Көз – җиләк-җимешләрнең мул чагы. Ә хәзер аеруча файдалы һәм тәмле җимеш – фейхоа сезоны! 🍃 ✏️ Фейхоа йодка, С витаминына һәм антиоксидантларга бай. Ул калкансыман биз эшчәнлегенә, иммунитетны ныгытуга ярдәм итә. Шуңа күрә бу үзенчәлекле җимешне рационыбызга кертергә онытмыйк! 🍹Күрегез әле, Олы Карагуҗа мәдәният йорты мөдире Миләүшә Минһаҗева әлеге файдалы җимештән компот та ясап куйган. 💬«Яңадан компот сезоны башланды», – дип яза ул. Кышкы салкын көннәрдә үзебез әзерләгән тәмле дә, файдалы да компотларны эчеп, исән-сау яшәргә насыйп булсын! 🌿
Канал в каталоге Максиметера
1 284 подписчиков · Новости