Перейти к содержимому
Максиметер

🥧💛 БЕРДӘМЛЕК ТӘМЕ — БЕРГӘ ПЕШЕРЕЛГӘН ПИРОГТА!

🥧💛 БЕРДӘМЛЕК ТӘМЕ — БЕРГӘ ПЕШЕРЕЛГӘН ПИРОГТА! Халыклар бердәмлеге көне алдыннан «Зов разума» хәйрия фонды һәм «Крылья добра» волонтёрлар хәрәкәте «Ният» һәм «С Верой в Будущее» фондлары ярдәме белән Бөтенроссия ««Пирог на четвертое» акциясенә кушылды. Чарада Норлат балалар йорты тәрбияләнүчеләре дә катнашты. Акциянең төп максаты — бер өстәл артына җыелу, якыннарга игътибар күрсәтү һәм күңел җылысын бүлешү. «Игелекле йорт»та балалар гадәти булмаган пирог әзерләде. «Игелеклеләр» дип исемләнгән лего-пирог чүпрә камырыннан пешерелде, ә эченә балалар яраткан карамельләр салдылар. Аның һәр кисәген аерым алырга мөмкин, ләкин барысы бергә җыелгач, бербөтен тәмле пирог барлыкка килә. Бу пирог — балаларның һәркайсының үз тарихы булуын, ә бергә булганда аларның зур, тату гаиләгә әверелүен символлаштыра. Гаилә — бер-береңне кайгырту, җылы сүзеңне кызганмау һәм шатлыкны уртаклашу ул. Бергә булганда гына без көчле! ❤️ Халыклар бердәмлеге көне белән! Өйләрегездә һәрчак татулык, күңелләрегездә игелек һәм җылылык булсын. Яхшылык белән уртаклашыйк, чөнки ул бүлешкән саен арта! Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина #ПирогНаЧетвертое #ЗовРазума #Ният #ДобрыйДом #ДеньНародногоЕдинства

503 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 284 подписчиков · Новости

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.