🎼Каршыма килгән идең — 22 апреля 2026 г. в 03:12:17.459
🎼Каршыма килгән идең Кошлар кайткан чак иде, Сулар аккан чак иде. Яшьлегебез яз гөлдәй, Чәчәк аткан чак иде, Чәчәк аткан чак иде . Кушымта: Каршыма килгән идең, Елмаеп көлгән идең, Инде таптым гомеремдә, Югалтмам дигән идем. Югалтмам дигән идем. 2. Кая соң вәгъдә сүзең, Юлыңда минем күзем. Көзен киткән кошлар кебек Югалдың кая үзең. Югалдың кая үзең. Кушымта: Каршыма килгән идең, Елмаеп көлгән идең. Инде таптым гомеремдә, Югалтмам дигән идем. Югалтмам дигән идем. 3. Күл өстләре ак күбек, Мамыктан аккан кебек. Берәүне дә яраталмам Сине яраткан кебек, Сине яраткан кебек. Кушымта: Каршыма килгән идең, Елмаеп көлгән идең . Инде таптым гомеремдә, Югалтмам дигән идем, Югалтмам дигән идем.