Журнал "Аллюки"
Лайфстайл
Загружаем канал…
Мы используем cookie для улучшения работы сайта и анализа статистики. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с Политикой конфиденциальности.
Лайфстайл
🙏Аллергиядән җәфаланучыларга яхшы хәбәр! ✅Русиядә каен серкәсенә аллергиядән беренче вакцина сентябрьдә үк көтелә. ✅Хәзер вакцина сынавының өченче фазасы бара, препарат югары нәтиҗәлелек күрсәткән.
Чәчәкләр өчен чүлмәкне үз кулларың белән дә ясап була.🌺 Матур да, арзанга да төшә. 🤗💐☀
📚БДИга әзерләнүче баланың рационында нинди ризыклар булырга тиеш? ✅Майлы балык, йомырка һәм кабак орлыгы - болар имтиханнарга әзерлек чорында укучы бала менюсында булырга тиешле ризыклар. ✅Укучы имтиханнар тапшырырга әзерләнгәндә, аның рационына игътибарлы булырга һәм баш миен яхшырак эшләтүче ризыклар белән тәэмин итәргә кирәк. Бу очракта майлы балыклар аеруча ярдәм итәчәк. ✅Скумбрия, сельдь, сөләйман балыгы — Омега-3 май кислоталарына бай, алар баш миенә яхшы эшләү өчен кирәк һәм фикерләү процессын тизләтергә, шулай ук хәтерне яхшыртырга ярдәм итә. Шуңа күрә баланың рационына атнага 2-3 тапкыр майлы балык кертегез. ✅Баш миенең яхшы эшләве өчен ризыкта холин матдәсенең күп булуы кирәк. Ә ул йомырка сарысында, иттә, шулай ук солы боткасында, чәчәк кәбестәдә күп.
🎁Кадерле дуслар! 😍1-11 июнь көннәрендә Бөтенрусия матбугатка язылу ункөнлеге үтә.📚 Шушы чорда "Әллүки" журналына ташлама белән язылып кала аласыз. 🤗 ✅Ункөнлектә 2026 елның икенче яртысына журналга язылу бәясе - 432 сум 90 тиен. ✅Сез безнең басмага өйдән чыкмый гына да языла аласыз: rbsmi.ru/catalog/po... ✅Редакция журналга язылучылар арасында шәп бүләкләр дә уйната: аэрогриль, палатка, кабартылган матрас. Бүләкле булу өчен: ✅1. Почта аша “Әллүки”гә язылыгыз. ✅2. Чекның фотосын "В контакте"дагы төркемгә яисә 8 937 3 507 507 номеры буенча ватсапка, макска җибәрегез. ✅3. Исем-фамилиягезне, адресыгызны язарга онытмагыз! ✅Конкурска йомгак июнь азагында ясалачак. Лототрон ярдәмендә өч җиңүче билгеләнәчәк. Өстәмә призлар да бар. ✅"Әллүки"ле дә, бүләкле дә булыгыз, дуслар!🎁
САБАНТУЙДА БУЛДЫМ😍👍 (5 яшьлек бала авызыннан) Булмады минем гомергә Сабантуйда булганым. Көттерделәр, үсеп җитеп, Биш яшьне тутырганны. Әби әйтә:"Сабантуй ул-- халкыбызның Изге милли йоласы. Язгы чәчүләр беткәчтен Бәйрәм итеп аласың". ...Матур гына аланлыкка Күпме халык җыелган! Барысы да безне генә Көткән кебек тоела. Биек кенә баганага Матур флаг элделәр. Кайбер апа-абыйларга Зур бүләкләр бирделәр. Бигрәк тә миңа охшады Атларның чабышканы. Көчле-көчле абыйларның Көрәштә ярышканы. Әбием белән карадык Капчыклар бәрешкәнне, Бүрәнәдән малайларның Мәтәлешеп төшкәнне. Әбигә бигрәк ошады Көянтәләп су ташу. Күмәкләшеп, тырышып, Ике якка бау тарту. Мин дә малай-кызлар белән Чи йомырка ташыдым. Йомыркам гына ватылды: Тотмый юньләп кашыгым. Мине дә бүләкләделәр Төсле йомырка белән. Җиң…
Читать целиком🍁Иммунитетыгызны саклагыз! Табиб иммун системасына тискәре йогынты ясый торган ризыкларны атады. 🍁"Салкын сезонда чикләнергә тиешле күп кенә ризыклар бар. Бу лимфоцитларның функциясенә – иммун системасының мөһим өлешенә тискәре йогынты ясый торган шикәр. Һәм бу ялкынсыну процессларын китереп чыгаручы транс-майларга бай фаст-фуд”, –дип билгеләде Европа медицина үзәге баш табибы Розанна Гардашник. 🍁Белгеч ассызыклаганча, салкын сезонда аксымның көнлек нормасын куллануны күзәтү мөһим, чөнки аксымнар составына кергән аминокислоталар глутатион – иммунитет эше өчен кирәкле төп антиоксидант өчен төзелеш материалы булып тора.
🌺Бакчаны ямьләүче күпьеллыклар үстерегез! ✅1.Лаванда – кояш һәм җиңел туфрак ярата, озак чәчәк ата һәм авыруларга бирешми. ✅2.Хоста – декоратив яфраклы үсемлек, күләгәгә чыдам, еллар буе бер урында үсә. ✅3.Пион – яхшы кышлый, артык тәрбия сорамый. ✅4.Флокс — кышкылыкка капларга кирәкми, мул чәчәк ата һәм яхшы үсә. ✅5.Лилейник – утырттың һәм оныттың, эссегә, салкынга чыдам, һәр җәй саен чәчәккә күмелеп утыра. ✅6.Очистум (седум) — корылыкка чыдам, туфракка таләпчән түгел. ✅7.Меңъяфрак – кышкы салкыннарга чыдам, озак чәчәк ата һәм клумбаларда бик матур күренә.
💯Начар билге өчен тиргәмәгез! 📚Ата-аналарга мәктәптә алган начар билгеләр өчен балаларга ачуланырга кирәкми, чөнки икеле үзе үк җитди стресс һәм җәза формасы булып тора. 📚Гаилә психологы, терапевт Наталья Морозова билгеләвенчә, заманча бәяләү системасы еш кына һәр баланың шәхси үзенчәлекләрен һәм сәләтләрен исәпкә алмый. Аның сүзләренчә, конкрет предметка сәләте булмау кешегә башка өлкәдә осталыкка ирешергә комачауламый. Шул ук вакытта дәресләрдә мәгълүматның артык күп булуы укучыларга артык йөкләнеш китерә һәм көчле якларын үстерүгә комачауларга мөмкин. 📚"Әгәр аңлы ата-ана баланың көчле ягы, сәләте нәрсәдә икәнен аңласа, ул барлык предметлардан да яхшы билгегә ирешү мәҗбүри түгеллеген күрәчәк. Югыйсә, бала барлык өлкәдә дә уртача булып калачак, бернәрсәдә дә уңышка ирешә алмаячак", –…
Читать целиком🍁2027 елдан югары уку йортларында төп БДИ балларын гына түгел, ә абитуриент тапшырган, әмма конкурста кулланмаган балларны да исәпкә ала башларга мөмкиннәр. 🍁Хәзер өстәмә баллар төрле индивидуаль казанышлар өчен бирелә: спорт һәм башка ярышларда катнашу, волонтерлык тәҗрибәсе, ГТО өчен БДИга 10 өстәмә балл алырга мөмкин. 🍁Хәзер шул ук система дүртенче БДИ өчен дә тәкъдим ителә, тик табигый фәннәр циклының биш предметы буенча гына: математика, физика, химия, информатика яки биология буенча. Шул ук вакытта "конкурстан тыш" имтихан 60 һәм аннан да күбрәк баллга тапшырылырга тиеш. 🍁Өстәмә баллар саны нәтиҗәгә бәйле: БДИда 60-74 баллы өчен 15 өстәмә балл; 75-89 балл өчен 20 өстәмә балл; 90-100 балл өсен 25 өстәмә балл. 🍁Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, бюджетка да, бюджеттан тыш та…
Читать целиком✅Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы БДИның югары нәтиҗәләрен исәпкә алуның яңа тәртибен кертергә тәкъдим итте. ✅Министрлык боерыгы проекты нигезендә, абитуриентлар яңа елдан, университетка укырга кергәндә, математика, физика, химия, информатика һәм биология буенча кулланылмаган югары БДИ нәтиҗәләре өчен 15тән 25кә кадәр өстәмә балл алачак.
☀️🍁“Башгидрометүзәк” мәгълүматлары буенча, бүген төбәктә явым-төшем булмаячак. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатышка күчүчән, талгын. Көндез һава температура +11, +16° градус булачак.