Фәрит МӨХӘММӘТШИН: — 28 мая 2026 г. в 10:45:25.267
Фәрит МӨХӘММӘТШИН: - Луизаны еш кына өйләренә кадәр озата кайтсам да, бусагаларын атлап кергәнем булмады. Ул чакта андый гадәт юк иде бит әле. Әти-әнисе мине бер елдан соң гына күрде. Менә нәрсә ачыкланды: Луизаның әтисе Әкрам Хаҗиевич белән әнисе Оркыя Саримовна минем әти белән бер мәктәптә укыганнар икән! Сугыштан соң партия райкомында да бергә эшләгәннәр – бер-берсен яхшы беләләр. Безнең өйләнешүгә ике яктан да каршы килүче булмады. Әтиләр белән автобуска утырып кыз сорарга киттек. Анда инде безне табын әзерләп көтәләр иде... Туй көнен билгеләдек, туйга нинди бүләкләр салачагыбызны сөйләштек: кемгә – күлмәклек, кемгә – шәльяулык... 1970 елның салкын декабрь аенда язылыштык без. Комсомол-яшьләр туе үткәрдек, әллә ни зурдан купмасак та, кешенекеннән ким дә булмады – ул чактагы гадәт буенча ике көн бәйрәм иттек.

