Ленар Шәех — 11 июня 2026 г. в 05:14:45.922
Ленар Шәех Мин сине сагынганмын!.. Күрдеңме соң баш өстеңнән Ак болыт агылганын, Шул болытлар арасыннан Елмаю табылганын?.. Күрдеңме соң серле төннең Зәңгәр моң ябынганын, Тылсымлы ай нурларының Шул моңга кагылганын?.. Күрдеңме соң уйсулыкта Көмеш күл чагылганын, Бер аккошның ярсый-ярсый Канатын кагынганын?.. ...Дөньяны кочардай булып Мин сине сагынганмын!.. #Хәерлеиртә

