Бүген Мәрҗани мәчетендә «Татар ядкарьләре» проекты җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова инициати... — 10 июня 2026 г. в 19:12:53.737
Бүген Мәрҗани мәчетендә «Татар ядкарьләре» проекты җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова инициативасы белән «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, 2001 елдан башлап, унөч ел дәвамында КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетында укыткан, факультет деканы урынбасары булып эшләгән Радик Сабировның җидесе узды. Искә алу мәҗлесендә Радик Рәшит улы белән университетта бергә эшләгән галимнәр, аның дуслары, «Татар ядкарьләре» проекты буенча хезмәттәшләре катнашты. Равил һәм Ансар хәзрәтләр Коръән укыды, мәрхүмнең рухына дога кылды. Радик Рәшит улының рухы шат булсын! 🤲🤲🤲

