Гөлназ Газизова
Гөлназ Газизова * * * Ә кешегә... кеше кирәк икән – Салкын төндә өстен ябарга, Эштән кайтып кергән чакларында Ашын салып көтеп торырга. «Миңа язган тиңем», – диеп дәшеп, Иң яхшысын җирдә эзләмичә, Кирәк икән, кирәк кемдер берәү: «Үземнеке» диеп яшәр өчен. Ә кешегә кеше кирәк икән – Салкын кичтә учак ягардай, – Сулар һава өчен сихәт булып, Эссе көндә яуган яңгырдай. Иптәш булыр өчен кеше кирәк: Таңнар каршыларга җәйләрдә. «Ә киләчәк шундый ерак», – диеп, Һәр кич саен бергә чәйләргә. «Кайтуыңны хәбәр ит!» – дияргә Озатучы кирәк – сәфәргә. Ерак юлдан кайтып кергән чакта Каршылаучы кирәк һәркемгә. Чәчләреңнән сыйпап: «Син бүгеннән Ялгыз түгел бит», – диюче кирәк. Көзләрендә җылы булсын өчен – Кешегә бит бары кеше кирәк. #Хәерлеиртә