❗️Әти-әниләргә киңәш
❗️Әти-әниләргә киңәш БДИ – ул бала тапшыра торган имтихан гына түгел, ә бөтен гаилә өчен дә җитди сынау, ди белгечләр. Бүген әти-әниләр аеруча зирәк һәм тискәре фикерләрдән азат булырга тиеш. Имтиханга әзерлек барышында баланы куркытырга, аңа янарга яки кем беләндер чагыштырырга ярамый. Балаларга әйтергә ярамаган гыйбарәләр: – «Имтиханны бирми генә кара». – «Тапшыра алмаячагыңны төгәл беләм». – «Имтиханны тапшырмыйсың икән – өйгә кайтма». – «Аз шөгыльләнәсең икән – бирә алмаячаксың». – «Тырышмасаң, нәтиҗәләр дә начар булачак». – «Син бөтенләй әзер түгел». – «Бу шундый катлаулы». Әгәр яшүсмергә даими рәвештә булдыра алмыйсың һәм дөрес эшләмисең дип тукып торсаң, анда: «Миннән берни дә килеп чыкмаячак», дигән тискәре фикер формалаша.