Кабак коймагын пешерү рецепты
Кабак коймагын пешерү рецепты Бүген сезгә бик тәмле кабак коймагы рецепты тәкъдим итәбез: 🥞 Ярты кг кабакны вак угычтан уабыз. Шуңа 2 йомырка, ярты литр оеган сөт яки кефир, ике аш кашыгы шикәр комы, бер бал кашыгы тоз, 1 бал кашыгы камыр көпшәкләндергеч, 3 аш кашыгы үсемлек мае, иләнгән бодай онын аз-азлап өсти барып, гадәти коймакныкыннан беркадәр куерак итеп камыр изәбез. Кабакны камырга кушып болгатабыз. Коймакларның ике ягы да алтынсу төскә кергәнче табада кыздырабыз. Каймаклы – сарымсаклы- яшел укроплы соуска манып ашыйбыз. Кемнең кабактан коймак пешереп караганы бар? ❤ минем, бик тәмле 🔥 пешереп карарга кирәк әле 👍 рәхмәт рецепт өчен 💯 бер дә пешергәнем юк