Мандарин яратасызмы?
Мандарин яратасызмы? 🍊 Ашказаны-эчәк авыруларыннан, гастриттан интеккән кешеләргә мандаринны чамалап кына ашарга кирәк. Диетологлар шулай дип кисәтә. 🍊 Әлеге җимешне ач карынга да ашарга ярамый. 🍊 Кабыгын чәйгә салып эчәргә яратучылар чит илдән кайтарылган мандариннарның сәламәтлеккә зыянлы чаралар ярдәмендә эшкәртелүен дә онытмаска тиеш. 🍊 Диетологлар көненә 2–3 мандарин ашарга киңәш итә. 🍊 Мандаринда бик күп витаминнар, микро- һәм макроэлементлар, антиоксидантлар, артык холестеринны чыгаручы һәм эчәклеккә яхшы йогынты ясаучы азык җепселләре бар. 🍊 Көзге-кышкы чорда, вируслы авырулар вакытында мандарин аеруча файдалы. 🔥 яратам ❤ сирәк ашыйм 👍 еш ашыйм 💯 исем китми