Көз, кыш якынлашкан саен грипп дигән хәтәр чир килә. Бер төрле генә түгел, ел саен үзгә...
Көз, кыш якынлашкан саен грипп дигән хәтәр чир килә. Бер төрле генә түгел, ел саен үзгәреп тора, диләр бит аны. Безгә халык арасында еш булырга туры килә. Шуңа үзебезне дә, башкаларны да куркыныч астына куймас өчен вакцина ясый башлауларын көтеп алабыз. Үзебез поликлиникага барабыз, дип әзерләнгәндә, рәхмәт төшкерләре, шәфкать туташлары үзләре килеп керде. Вакцина ясап, эшне бетереп китеп тә бардылар. Безгә күршебез, кулланучылар хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Булат Кадыйров та кушылды.