Норма авылы егете Газизов Булат Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан... — 25 июня 2026 г. в 07:31:53.545
Норма авылы егете Газизов Булат Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан зур бүләк кабул итеп алды. Норма урта мәктәбен тәмамлагач Булат Газизов Казан химия-технология институтына укырга керә. Югары уку йортын уңышлы тәмамлагач ул Казан дары заводына эшкә җибәрелә. Менә 16 ел инде ул шушы авыр һәм җитди җитештерү оешмасында эшли, гади белгечтән цех җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелде. Аның белән бергә мәктәптә, институтта укыган, бергә эшләүче дусты, хезмәттәше Рүзил Вәлиев узган ел икенче дәрәҗә “Ватан каршындагы фидакарь хезмәте өчен” орден медале белән бүләкләнгән иде. Быел бу олы бүләккә Булат лаек булды. Балтач районы егетләре белән горурланабыз!

