Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне уңаеннан, Балтачта кызлар һәм егетләр арасында футбо... — 1 июля 2026 г. в 13:10:20.912
Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне уңаеннан, Балтачта кызлар һәм егетләр арасында футбол ярышы узды. Бу чара — ветераннарыбызга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерү, яшь буынны патриотлык рухында тәрбияләү максатыннан оештырылды. Балтач җирлегендә спортка һәм патриотизмга зур игътибар бирелә, һәм бу ярышлар шуны тагын бер кат ассызыклый. Спорт — ул сәламәт тормыш үрнәге, дуслык һәм бердәмлекнең нигезе. Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар арасында Балтач гимназиясе командасы – беренче, Салавыч икенче урын яулады. «Иң яхшы саклаучы» исеменә Мәрьям Каюмова, «Иң яхшы һөҗүмче» исеменә Согдиана Хуҗина лаек булды. Егетләр арасында Салавыч – беренче, «Ливень» командасы икенче урын яулады. «Иң яхшы капкачы» исеменә Данир Солтанов лаек булды. Котлыйбыз!

