Быелгы чыгарылыш бәйрәмендә «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә лаек булган укучылар... — 1 июля 2026 г. в 12:45:11.689
Быелгы чыгарылыш бәйрәмендә «Укудагы аерым уңышлары өчен» медаленә лаек булган укучылар хөрмәтләнде. Медаль I һәм II дәрәҗә белән бәяләнә. Быел әлеге медальгә районыбызның 42 чыгарылыш укучысы лаек. l дәрәҗә медальләрне укучылрга район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды. ll дәрәҗә медальләрне укучылар район башлыгы Айдар Хәйретдинов кулыннан кабул итеп алды. II нче дәрәҗәдәге медаль белән бүләкләнүчеләр : Камалова Динә – Балтач гимназиясе Сайфетдинова Наилә – Балтач гимназиясе Шәфигуллина Гүзәл – Балтач мәктәбе Таҗетдинова Камилә – Балтач мәктәбе Закирова Рүзилә – Куныр мәктәбе Сәгыйтова Азалия – Нөнәгәр мәктәбе Галиева Гөлназ – Салавыч күппрофильле лицее Хөрмәтуллина Зилә - Салавыч күппрофильле лицее Исаев Константин – Урта Көшкәт мәктәбе Михайлов Юлиан – Чепья мәктәбе Тукаева Юлия – Чепья мәктәбе Тургенева Мария – Чепья мәктәбе Фатыйхова Алия – Яңгул мәктәбе Сафиуллина Камилә – Яңгул мәктәбе Гарипова Әдилә – Яңгул мәктәбе Мотыйгуллина Сөмбел – Яңгул мәктәбе Гарифҗанова Айсинә – Бөрбаш мәктәбе Петрова Виктория – Кече Лызи мәктәбе Ихлас күңелдән котлыйбыз сезне, егетләр-кызлар! Уңышларыгыз дәвамлы булсын!

