Укытучылар темасын дәвам итеп, Казанда уникаль бер музей бар -
"Белем" дип атала. Биредә педагогик эшчәнлек тарихы чагылган. Алдан язылып, эчтәлекле экскурсия үтәргә була. Бушлай!
Ниләр генә юк монда: инкыйлабка кадәрге сыйныф, борынгы парталар, кара белән язу каләмнәре, совет чоры мәктәбе, пионер һәм комсомол хәрәкәте истәлекләре, безнең кадерле Әлифба китабы, хәтта махсус күзлек киеп, 2345нче елда булачак заманча мәктәпне күрергә дә була. Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Бәшир Рәмиев һ.б. шәхесләрнең автографларын да "алырга" мөмкин. Электрон стендта
укытучылар династиясе урнаштырылган. Кыскасы, һәркем өчен кызыклы, мәгьлүматлы, заманча музей.
Адресы: КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 йорт.