НУРСӨЯ ЯРУЛЛИНА: "ХӘЗЕР ДӘ КАЙЧАК ФӘНИСНЕҢ ТАВЫШЫН ИШЕТКӘН КЕБЕК БУЛАМ".
НУРСӨЯ ЯРУЛЛИНА: "ХӘЗЕР ДӘ КАЙЧАК ФӘНИСНЕҢ ТАВЫШЫН ИШЕТКӘН КЕБЕК БУЛАМ". Танылган язучы Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя апа бер елдан артык инде сеңлесенең кызы Сәүияләр фатирында яши икән. –Фәнис абыйның фатирына барып гөлләргә су сибеп кайтам. Нурсөя апа ялгыз гына яши алмый инде хәзер, янәшәсендә кеше булса ышанычлырак, шуңа да үзебезгә алып килдек, – ди Сәүия апа Хәкимова. Нурсөя апа чәчләрен ике толым үреп куйган. 86 яшь икән инде үзенә, сөбханалла. Хәзер дә мәзәкчән әле ул. –Чәчләрне үрмәсәң, авызга керә бит ул,– ди елмаеп. Ул да түгел ачык тәрәзәдән зәңгәр күзле аксыл мәче килеп керде. – Әәә, бу минем Муртыш, –ди Нурсөя апа. – Бу мәчегә кем ничек тели, шулай дәшә, Муртыш та ул, Мурзик та, мин Пескәй дим. Аны ташлап калдырган булганнар. Без кызганып алдык, –ди Сәүия апа. –Нурсөя апа, сез 46 ел урын өстендә яткан ирегез Фәнис Яруллинны карадыгыз. Талчыкан, арган чакларыгыз да булгандыр. Сезне нәрсә көчле итте икән? –Мин кемгә кияүгә чыгасымны белдем бит. Фәнис белән Казанның 18нче кичке мәктәбендә укыганда таныштык. Укытучылар Фәнисне хастаханәгә барып укыталар иде. Берсендә рус теле укытучысы, егылып үзе дә шул хастаханәгә эләкте. Укытучының хәлен белергә баргач, Фәнис белән таныштык. Биш ел аралаштык, аннары никах укыттык. Әти-әни, туганнар каршы иде инде. Яшь чакта кешене тыңламыйсың бит. Үкенмим. 46 ел эчендә инвалидлар арбасына утырган 40 килолы Фәнисне баскычтан да күтәреп төшкән, кашыктан ашаткан, очрашуларга йөрткән, авырып китсә, ут йотып йокламаган чаклар да булды. Фәнис хакына машина йөртергә өйрәндем. Көндәлегендә Фәнис: «Авыру өметсезлеккә бирелергә, сызлануларга түзә алмыйча еларга, сүгенергә, дөньяны күрәлмас дәрәҗәдә нәфрәтләнергә, сәламәт кешеләрнең бөтенесен үзе кебек авыру итәргә мөмкин. Җанында өмет уты булганда, кеше барлык авырлыкларга да түзә», дигән. Мин хатыны буларак бурычымны үтәдем дип уйлыйм. Шулай тиеш дип кабул иттем. -Нурсөя апа, сезне Фәнис абыйдан башка күз алдына да китереп булмый. Хәтта Баулыда икегезгә һәйкәл куйдылар. Ирегез вафатыннан соң, авыр булгандыр? –Хәзер дә кайчак Фәниснең тавышын ишеткән кебек булам. Үзем генә калгач, төнлә уянып интектем. Фәнис бит төнлә начар йоклады. Гел борып яткырырга куша иде. Иң беренче булып аның әсәрләрен мин укый, машинкада баса идем. Аннары бу эш Сәүиягә күчте. Аның белән шифаханәдә ял иткән чакларны искә төшерәм, китапларын актарам. Хәзер начаррак күрәм. Элек шигырьләрен, газета-журналлар еш укый идем. Фәнис белән бакча алган идек бит. Хәзер аны Сәүия гаиләсе карап тора. Яшелчә, җиләк –җимеш утырталар. Нурсөя апаны фотога төшереп булмады. «Иң яратмаган нәрсәм – журналистларга интервью бирү һәм фотога төшү, хәзер элекке Нурсөя дә түгел бит инде мин”,– диде ул тыйнак кына. Сез һәрчак безнең өчен батыр, тугры, фидакарь хатын, яраткан, мөлаем Нурсөя апабыз булып калачаксыз. Тулырак "Ирек мәйданы" газетасында. ЭЛЬВИРА МОЗАФФАРОВА