Пицца пешерәбезме?
Пицца пешерәбезме? 300 мл җылы суга 1 кап коры чүпрә салабыз. 1әр чәй кашыгы тоз һәм шикәр комы өстибез. 20-30 мл. май (зәйтүн йә үсемлек мае) кушабыз. Он салып йомшак кына басабыз һәм 1 сәгатькә җылы урынга куябыз. Камыр күперә. Бу рецепттан ике пицца чыга. Камырны икегә бүлеп, шарлар әвәләп, кул белән җәябез. Түгәрәк җәймәләрне пергамент җәелгән табага куеп, духовкада пешерәбез. Төбе ябышмасын өчен кәгазьгә манный сибеп җибәрсәң дә була. Эчлек өчен:1 вариант- ысланган тавык , ананас, помидор, пекинский кәбестә яфраклары, сыр. 2 вариант: колбаса, помидор, болгар борычы, зәйтүн җимеше, сыр. Камыр өстенә башта майонез йә каймак һәм кетчуп кушылган соус җәябез. Мин гадәттә Моцарелла сырын кулланам.