Төлкенең итен ашап булмый, тиресен җыючы юк
Төлкенең итен ашап булмый, тиресен җыючы юк — 15 ел буе күркәләр асрадым. Суярга бер ай кала, 18-22 килограммга җиткән 10 күркәмне 15 көн рәттән төлкеләр буды. Шуннан соң күркә асраудан туктадым. Елы-елы белән шулай шашып ала төлкеләр. Бездә аларны су яклап килә дип сөйлиләр, Яңа Карамалы авылы ягыннан төшәләр бугай. Төлкеләр бәрәңге бакчамда да йөриләр иде, — ди Мөслим районының Иске Карамалы авылыннан Гөлназ Шәмси. Быел май аенда Мөслим районының урманга терәлеп үк урнашкан Түреш авылында 95 яшьлек Саимә әби Миркасыймованы төлке тешләгән булган. Татарстанда 6 меңгә якын төлке исәпләнә. Файдалары да юк түгел. Кимерүчеләр: тычканнар, күселәрне ашыйлар. Төлке урман санитары сыман, үләксәләрне юк итә. Элек төлке туннары бик кыйммәтле санала иде. Шул ук вакытта төлке төрле чирләр таратуы белән куркыныч. Төлкене зыян китерде дип кенә үтерергә, аңа капкын куярга да ярамый. Моның өчен административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Бу эш белән бары рәсми рәвештә рөхсәт кәгазе булган аучылар гына шөгыльләнә ала. Анда да төлкене авыл эчендә ауларга ярамый. Авыл читендәге йорттан 200 метр ераклыкта гына корал кулланырга рөхсәт ителә. Аучылар исә төлке аулар өчен лицензияне сатып алырга бик ашкынып тормый. Аңлашыла да: итен ашап булмый, тиресен җыючы юк. Аннары төлке тиз генә тоттырмый да, хәйләкәр, тиресен эшкәрткәндә дә сак булырга кирәк. Төрле чирләр йоктыруың бар. Альберт Шакиров, журналист, аучы: — Төлкеләрне нигә ауларга теләмиләр? Күп очракта бу хайваннарда котыру чире була, куркыта. Аннары алардан бернәрсә дә алып булмый. Тиресен эшкәртә торган урыннар да калмады. Заманында “Мелита” мех фабрикасы эшли иде. Сөйләшеп кенә булса да кондыз, төлке тиреләрен шунда эшкәртереп була иде. Бу бик пычрак эш. Төлке тиресе бик сасы. Тунын киеп йөргәндә генә күңелле һәм матур. Үзебезнең хуҗалык тирәсендә буталып йөргән бер төлкене атканым булды. Чак тунадым. Башка кагыласым да килми. Исен әйтеп бетерә торган түгел. Янәшәдә басып торган кеше гомергә төлке яка кимәс иде. Төлкене аулау да шактый авыр. Яраланган куян тавышы чыгарып да җәлеп итәләр төлкеләрне. Махсус төлке атудан тәм табучылар да очрый анысы. Төлкене алдалау, җим биреп чакырып китерү, ерактан төз ату кызыктырырга мөмкин. Теләсә кайсы хайван тиресенең дә, загатконторалар аша җыю оештырылмаса, кирәге юк инде. Кызыксындыру чаралары да мөһим, мәсәлән, ун төлке атучыга кабан дуңгызына лицензия бирсәләр кызыксынырлар иде. Төлке итен бернишләтеп булмый, ул ерткыч хайван.