Гомерең бетмәсә, моргтан да исән кайтасың
Гомерең бетмәсә, моргтан да исән кайтасың Бу вакыйганы бер танышым сөйләде. Әти 36 яшендә котычкыч юл һәлакәтенә очраган. Битен танырлык булмаган, күп кан югалткан. Аны үлгән дигәннәр. Бу хакта туганнарына да хәбәр иткәннәр. Моргкка ярырга алып барганда, әти “пыхх” дип сулап җибәргән. Аны тизрәк хастаханәгә илтеп, әтигә операция ясаганнар. Әмма, бу операция аның гомерен саклап калмас дип әнигә юкка өметләнмәскә кушканнар. Әни ул чакта Аллаһыдан сораган. Догалар кылган. Кыскасы, әти исән калган. Табиблар үзләре дә шаккатканнар. Әти берничә айдан эшкә чыкты. Төзелеш өлкәсендә эшли иде. 86 яшенә кадәр яшәде. Әлхәмдүлиллаһ, дип сөйләде әңгәмәдәшем. Икенче берәүнең дә тарихы гаҗәеп. Күрешләрендә яшәүче бер абзый вафат булгач, моргка ярдырырга алып барганнар. Тик кисәбез дигәндә генә бу абзый күзләрен ачмасынмы? Барысы да шок хәлендә калганнар. Абзыйны өенә кайтарганнар. “Күршем тагын бер атна яшәде әле. Дөрес, берәү белән дә сөйләшмәде”, – дип шаккатырды танышым. Гомерең бетмәсә, моргтан да исән кайтасың икән.