Иммунитетны ныгыту өчен кабак
Иммунитетны ныгыту өчен кабак Таптым бит теге баллы кабак рецептын) Уртача зурлыктагы кабакны яхшылап юып, очын капкач сыман кисәбез, эчлеген алабыз. Шул чокырга тулар тулмас бал агызабыз. Капкачын ябып караңгы урында 10 көн тотабыз. Кабак ташып чыгарга мөмкин, шуңа да аны берәр савытка утыртыгыз. 11нче көннән иммунитетны ныгыта, яшәртә торган, файдалы катнашма әзер. 20 көн дәвамында көненә иртә-кич ашаганчы 1-2 аш кашыгы эчәбез. Шикәр диабеты, ашказаны авырулары булган, шулай ук аллергияле кешеләргә киңәш ителми.