Социаль пакеттан баш тартсаң, ярдырмаска дигән белешмә бирмибез дигәннәр
Социаль пакеттан баш тартсаң, ярдырмаска дигән белешмә бирмибез дигәннәр Сугыш ветераннарына, Ленинград блокадасында катнашучыларга, инвалидларга социаль пакет тиеш. Аны акчалата, дарулата алырга да була. Ташламага ия кеше кайсын сайлыйсын 1 октябрьгә кадәр хәл итәргә тиеш. Әгәр социаль пакетны акчалата алырга карар кылгансың икән, авыруың көчәеп китсә, кыйммәтле дарулар кирәк булса, кисәк кенә даруларга күчеп булмый. Чөнки елына бер генә тапкыр сайлау мөмкинлеге бар. Шуңа да табиблар кайсын сайларга икәнен хәл иткәнче, җиде кат үлчәп бер кат кисәргә куша. Шунысы да бар — социаль пакет ул дарулар гына түгел. Моңа шифаханәгә юллама алу (217 сум), дәвалану урынына тимер юл транспортында һәм шәһәрара транспортта бушлай барып кайту (201 сум) да керә. Социаль пакетның тулы суммасы — 1825 сум. Аның даруларга каралган өлеше 1405 сум. Сез кайсын сайлыйсыз? Зиннур Хәйбриев, ( районын әйтергә теләмәде): — Миндә бронхиаль астма. Моңа кадәр социаль пакетны сайлап, даруларны алып килдем. Тик аларның күбесе даруханәдә булмый иде. Дөрес, шоколад кыстырып керсәң, табып бирәләр анысы. Авыруым көчәеп китеп, өстәмә дарулар кирәк була башлагач, миңа туры килә торган препаратлар тагын да кимеде. Даруханәдә табиб язып биргән даруның гадәттә аналогы гына була. Бушлай бирелгән дарулар кулланылмый торгач, социаль пакеттан баш тарттым. Тик участок табибы “Баш тартасыз икән, андый мондый хәл була калса, сезне ярдырмаска дигән рөхсәт белешмәсен бирмибез”, — дип кисәтте. Кыскасы, социаль пакеттан баш тартып та булмый, үземә кирәкле даруларны да сатып алам. Расиха Хәйруллина, Апас районы: — Миндә яман шеш иде. Дәваландым. Хәзер хәлем, шөкер. Группа бирделәр. Онкология ул шундый мәкерле чир, көтмәгәндә кискенләшергә мөмкин. Дөнья хәлен белеп булмый. Яман шешне дәвалый торган препаратлар бик кыйммәт, анда 1405 сумың гына җитмәячәк. Шуңа да социаль пакеттан баш тартмадым. Аны елына бер тапкыр гына сайларга була бит. Рәзинә Садыйкова, Яшел Үзән: — Әнигә 96 яшь. Анда шикәр диабеты. Инсулинны гына үзебез дә сатып алган булыр идек тә, шикәр чире башка органнарга да тәэсир итә. Кыскасы, дарулар күп кирәк була башлагач, социаль пакетны сайладык. Дөрес, еш кына даруларның арзанлысын бирәләр. Алар булышмый, кандагы холестерин да үзгәрми, кан басымы да төшми. Спирт бөтенләй бирми башладылар. Кыскасы, яхшы даруларны чит илдән кайтартырга туры килә. Шикәр диабетыннан да инсулинны шприцсыз бирәләр. Анысын үзебезгә 4 мең сумга сатып алырга туры килә. Ул гадәттә 1-2 ай кулланырга гына җитә.