Гөнаһ кылган саен кеше Аллаһтан ерагая.
Гөнаһ кылган саен кеше Аллаһтан ерагая. Бер кеше бер галимгә килә дә: — Менә мин гөнаһ кылам да кылам, ә миңа бернинди дә җәза килми, – дип әйтә ди. — Ә син намаз укыганда, уразалар тотканда, башка гыйбадәтләрне үтәгәндә Аллаһ белән икегез арасындагы ихласлыкны, рәхәтлекне тоясыңмы? – дип сораган моннан галим. Теге кеше “юк” дигәч, “Менә хәзер уйлап кара, Аллаһының җәзасы килдеме сиңа, юкмы? – дигән галим. Бу дөньяда гөнаһлар өчен каты газап алмасак да, Аллаһы безне үзеннән ерагайтырга мөмкин. Әмма шул ук вакытта, кылган ялгышларга ул яңадан тәүбә кылу мөмкинлеге бирә. Тәүбә кылу өч вакытка кадәр кабул ителә: җан бугазга менеп җиткәнче, дәҗҗал чыкканчы һәм кояш кире яктан, көнчыгыштан көнбатышка таба чыкканчы. Беркем дә хата, гөнаһсыз түгел, әмма, пәйгамбәребез әйтә: иң хәерлерләре – тәүбә кылучылар, ди. Җомга мөбарәк булсын!