Тәмле лечо
Тәмле лечо Помидорны нишләтәсез сез? Мин ел да сыналган рецепт белән лечо ясыйм. Әмма да җайлы инде, тәмле дә. 3 килограмм помидор, 5 татлы борыч, 8 төш сарымсак кирәк. Помидорның кабыгын салдырабыз. Өстенә кайнар су салып тотсаң, аны әрчергә җайлырак. Помидорны, борычны, сарымсакны иттарткычтан чыгарасың. Башта 1,5 кг. помидор, 5 борыч һәм сарымсакны сүрән утта 10 минут кайнатып аласың, аннары калган 1,5 кг помидорны салып, 1 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы өстәп, 40 минут тирәсе кайнатасың. Әзер кабымлыкны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачын ябып, бер тәүлек җылы юрган астында тотасың. Салкын урында сакларга кирәк. Тәмле булсын!