Идел Кыямов: Табигатьтә эшләү — безнең өчен ял
Идел Кыямов: Табигатьтә эшләү — безнең өчен ял Алып баручы, нәфис сүз остасы, журналист, киноактер һәм менә театр артисты буларак та ачтык Идел Кыямовны. Ул Кәрим Тинчурин театрында куелган “Лу” спектаклендә Хәсән Туфан ролен башкарды. Күпләр Татарстанның атказанган артисты Иделне танылган журналистлар Мөршидә һәм Илдар Кыямовлар улы буларак та белә. —Яшьләр хәзер нинди генә романтик мохиттә тәкъдим ясамый: роза таҗлары, диңгез яры... Хатының Сөмбелгә кияүгә чыгарга ничек тәкъдим ясадың? –Мин алай романтик мохиттә тәкъдимнәр ясап тормадым. Очрашып йөрдек тә, мөнәсәбәтләребез җитди икәнне аңлагач, берсендә машинада эш буенча барганда “безгә өйләнешергә кирәктер инде” дидек. Менә инде җиде ел тату гаилә булып яшәп киләбез. Улыбыз Ихсанга алты яшь тулды. Ул мәктәпкә әзерлек дәресләренә йөри. Йөзү белән шөгыльләнә. Күптән түгел кызыбыз Гөлсем туды. Никах вакытында туганнар, хәзрәт каршында Сөмбелне бәхетле итәр өчен кулымнан килгәннең барысын да эшлим, дигән идем. Шул шигаремә тугры булып яшим. — Идел, хатын-кызны ничек бәхетле итәргә соң? — Сөмбел үзе дә әйткән иде: бәхет кечкенә вак- төякләрдән тора, өй эшләрендә ярдәм итеп җибәрү дисеңме. Иҗат кешесе (РS: Сөмбел — опера җырчысы) үзенчәлекле була бит ул: йә тиз кызучан, йә депрессиягә бирелә. Шул вакытларда янәшәсендә була алу, бер- береңне тыңлый белү, терәк булу мөһим. Бәхетле итү ул хатын-кызны материаль, физик, психологик яктан да тәэмин итеп тору. — Иҗат кешеләре ничек ял итә соң? Кайдан рухи көч аласың? — Барлык иҗат кешеләре кебектер инде, безгә авылга кайтып килү, физик эш, җиргә якын булу ял бирә. Бабай белән дәү әни кечкенәдән хезмәткә мәхәббәт уятып үстерделәр. Язучы Эрнест Миллер Хемингуэйны әйтәләр бит. Күршесе аның язып утырганын күргән дә, сораган? “Ял итәсеңме?”— дигән. “Юк, эшлим”, — дигән язучы. Агач төбен йомшартканын күреп тә сораган. “Эшлисеңме?” дигән. “Юк, ял итәм”, дигән Хемингуэй. Шуның кебек табигатькә чыгып нидер эшләү — ул ял безнең өчен. Тулырак "Ирек мәйданы" газетасында.