🎊 Ижауның Космонавтлар паркында шәһәр күләмендә Гербер бәйрәме бара. — 12 июня 2026 г. в 10:20:01.258
🎊 Ижауның Космонавтлар паркында шәһәр күләмендә Гербер бәйрәме бара. 👍 Милли кием бәйгесендә 107нче балалар бакчасына йөрүче Кәрим Кондратьев әнисе Рәйсә белән 3нче урынга лаек булдылар. Афәрин, булдырдыгыз👏👏 🎈 Шулай ук 107нче балалар бакчасы тәрбиячеләре балалар белән изү ясау буенча мастер-класс та оештырдылар. 🪗 Парк тулы халык, сәхнәдә - милли моң, җыр-бию, сату һәм күргәзмә нокталары. Бәйрәм 17.00 гә кадәр дәвам итәчәк.

