💥 Лудорвайда - «Гуртфест»: 10 еллык тарихы булган бәйрәм — 17 августа 2026 г. в 11:10:29.102
💥 Лудорвайда - «Гуртфест»: 10 еллык тарихы булган бәйрәм 15 августта Лудорвай музей-тыюлыгында авыл мәдәниятен бер мәйданга җыйган «Гуртфест» фестивале унынчы тапкыр узды. Халыклар бердәмлеге елында ул Бал бәйрәме белән бергә оештырылды. Без дә бәйрәмдә булып, аның үзенчәлекле мохитен күреп кайттык. Бәйрәм башлануга ук 114 еллык җил тегермәне әйләнә башлады. Аннан мәйданда җыелган халык зур түгәрәккә басып, әйлән-бәйлән йөрде. Лудорвайда бу көнне борынгы авыл тормышы чын мәгънәсендә җанланды. 🐝 Авыл осталары мәйданчыгында кул эшләрен яратучыларга эш җитәрлек иде: агач кашык ясап карарга, балчыктан төрле әйберләр әвәләргә, кәбестә тозларга өйрәнергә мөмкин булды. Умартачылар исә үзләре җитештергән балны тәкъдим итте. Безне аеруча татар мәйданчыгы кызыксындырды. Татар ансамбльләре «Гуртфест»та беренче елларыннан ук катнаша. Элек Ижауның «Шатлык», «Бәхет» ансамбльләре чыгыш ясаган булса, соңгы елларда Кияс, Балезино, Кече Пурга районнарыннан килгән коллективлар үзләренең татар йортларын тәкъдим итә. 🪗 Быел исә Сарапул татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Зөлфәт Арсланов үзенең шәхси музыка кораллары коллекциясен алып килгән. Кунаклар төрле уен коралларын кызыксынып карады, кайберләрен үзләре дә уйнап сынады. Үзбәкләрнең «Азия Плюс» оешмасы вәкилләре дә Зөлфәт әфәнде алып килгән дәф инструментында да уйнап карадылар – бу уен коралы аларның милли мәдәниятендә дә аерым урын алып тора. Сәхнәдә исә җыр-бию бер мизгелгә дә тынмады. Зөлфәт Арсланов башкарган төрле музыка кораллары көйләренә халыкның биеп китүен дә күрдек. Сибәләп торган яңгыр да бәйрәмгә комачаулый алмады. Киресенчә, халык таралырга ашыкмады – аралашты, җырлады, биеде, төрле халыкларның мәдәнияте белән танышты. 10 ел дәвамында «Гуртфест»ның төп көче дә шундадыр: биредә һәр халык үзен күрсәтә, ә тамашачы башкаларның мәдәниятен кызыксынып кабул итә.

