🎨 "Төштә күргәнемне өнемдә ясыйм" — 18 августа 2026 г. в 06:35:01.016
🎨 "Төштә күргәнемне өнемдә ясыйм" Кайчак балачак хыялы югалмый — ул үз вакытын көтә. Эльвира Айдарова белән дә нәкъ шулай булган. Ижауда туып-үскән Эльвира кечкенәдән рәссам булырга хыяллана. Әмма тормыш аны башка юлдан алып китә. Гаилә, бала… Рәсем ясау теләге күңелнең иң ерак почмагында гына кала. Әмма кызы сәнгать мәктәбенә укырга кергәч, Эльвираның балачак хыялы кабат «уяна». "Кулыма ныклап каләм алганда, миңа инде 30 яшь иде", — ди ул. Бүген аның картиналары — күчермә түгел. Алар төшләрдән, хисләрдән, уйлардан туа. Рәссам кешенең үзе дә күрмәгән көчле, тирән ягын ачарга тырыша. Иң мөһиме — Эльвира үз иҗатын хәйрия аукционнарына да бирә. Мәсәлән, авыру балаларга ярдәм итү өчен өч картинасын бушлай тапшырган. 🌿 Балачак хыялының кайчан чынга ашасын беркем дә белми. Бәлки, ул сезнең дә күңелегездә әле һаман көтәдер?

