🌸 Авыл халкы Алиягә рәхмәтле — 16 августа 2026 г. в 10:25:00.289
🌸 Авыл халкы Алиягә рәхмәтле Әгерҗе районыннан Алия Галиуллина көн саен 40 чакрым юл үтеп, Биектау авылындагы фельдшер-акушерлык пунктына эшкә килә. Ул монда мөдир һәм шәфкать туташы вазифаларын башкара. Медицина өлкәсендә инде 10 ел эшләүче Алия Биектау, Кодаш һәм Кызыл Яр авылларындагы якынча 300 кешегә хезмәт күрсәтә. «Нинди генә сорау белән килсәң дә, кире бормый, бик игътибарлы», — ди авылдашы Маргарита Тайганова. Өлкәннәр дә Алияне ярата. Гүзәл Гәрәева: «Алияне безгә Аллаһы Тәгалә үзе бирде. Теле йомшак, кирәк чакта ярдәмгә ашыга. Без аңа бик рәхмәтле», — ди. 🌷 Алия ФАП тирәсен дә чәчәкләргә күмгән. Аның тырышлыгын күреп, авыл халкы да үз чәчәкләрен алып килә башлаган. Алия кебек белгечләр авыл өчен бик кирәк! ❤️

