Хәерле иртә, дуслар 🌞 — 11 июня 2026 г. в 05:11:01.172
Хәерле иртә, дуслар 🌞 📰 «Яңарыш» газетасының яңа саны нинди язмалары белән истә калачак: 🔹 Ватан – ул без Россия көне һәм Ижауның 266 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары программасы, шәһәрдә үтәчәк иң кызыклы вакыйгалар һәм республика халкына мөрәҗәгать – барысы да беренче биттә. 🔹 «Яхшылыкка беренче адымны үзең яса» Удмуртиядәге әрмән диаспорасы җитәкчесе Мнацакан Аракелянның гаҗәеп тормыш юлы. Грузиядән Ижауга килеп, республикада хөрмәт казанган шәхес ничек яши? Ни өчен ул Чарли Чаплинга һәйкәл куярга хыяллана? Бу язма битараф калдырмый. 🔹 Яхшылык кечкенә гамәлләрдән башлана Фаиз хәзрәт Мөхәммәдшин көндәлек тормыштагы гади мисал аша зур фикер әйтә: яхшылык өчен зур акча да, зур мөмкинлекләр дә кирәкми. 💔 «Ник мине үзегез белән алып китмисез?» Кайчак бер генә җөмлә дә күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә ала. Балалар йортындагы бер сабыйның шул соравы волонтерларның йөрәген тетрәндерә. Бу язма — ятим балаларның язмышы, күңел җылысы һәм игелекнең чын кыйммәте турында. Укыгач, уйланмый калу мөмкин түгел. ❤️

