ГАЕТ КОЙМАГЫ — 27 мая 2026 г. в 06:57:36.343
ГАЕТ КОЙМАГЫ Сөт, йомырка, он һәм тоз – Барысы бергә булды дус. Болгандылар зыр да зыр, Булды бер табак камыр. Табада чыжылдатып, Калак белән уйнатып, Пешерәм тәмле коймак, Өйгә көтәбез кунак. Җиңелдән түгел эше, Таралды таба исе. Табын тулы сый-хөрмәт, Шундый ул безнең өммәт. Пеште алтын коймаклар, Кайтып керде кунаклар: Әти белән абыем Гаеткә барды бүген! ©Булат Ибраһим

