✋ Хәерле көн, дуслар! Сулагайлар, бүген сезнең көн икән бит! — 13 августа 2026 г. в 07:50:31.087
✋ Хәерле көн, дуслар! Сулагайлар, бүген сезнең көн икән бит! 13 август — Халыкара сулагайлар көне. Дөнья халкының якынча 10 проценты сул кул белән эшләргә күнеккән 😊 👨 Ир-атлар арасында сулагайлар бераз күбрәк икән - якынча 13%. 🧒 Элек балаларны уң кул белән язарга мәҗбүр итеп «яңадан өйрәтү» киң таралган булган. Шуңа күрә өлкән буын арасында сулагайлар саны азрак диләр белгечләр. Ә сез ничек уйлыйсыз? Арагызда сулагайлар бармы? ✍ Кайберәүләр уң кул белән язып, калган бар эшне сул кул белән башкарырга мөмкин. Сулагай булсагыз, комментарийларда языгыз әле 😊

