"Төп максатым - уку" — 4 августа 2026 г. в 09:55:59.667
"Төп максатым - уку" Иллария Садыйкова Ижау шəһəрендəге Г.Тукай исемендəге 6нчы гимназиянең тугызынчы классын тəмамлау белəн xыялы артыннан мəркəзебез Казанга юл тоткан. Документларын берьюлы ике белем йортына - Ильяс Əүхəдиев исемендəге музыка һəм Шəүкəт Биктимеров исемендəге театр көллиятлəренə тапшырган. Театр артисты булу телəге музыкага караганда көчлерəк булып чыккан. Ижауда «Асылъяр» ансамблендә шөгыльләнүе аркасында Иллариягә уку җиңел бирелә. «Вокал, хореография буенча ныклы нигез салдылар. Шулай ук «Күңелле кыңгырау» тапшыруын алып бару үзе бер мәктәп иде. Минем өчен могҗизалы дөнья булды ул. Камерадан курыкмаска өйрәндем, артист өчен сөйләм бик мөһим бит, ә минем кечкенә булса да, тәҗрибәм бар иде. Әлбәттә, туган телне яхшы белү, чиста сөйләшү кирәк. Мәктәптә әдәбият дәресләрендә алган белемнәрем дә булыша миңа. Татарча китаплар укырга кирәк», – ди ул.

